В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балалар фортепиано, кыллы, халык, бәрмәле, тынлы инструментлар, хор җырлары һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча укый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Казанда балаларны музыка һәм сәнгать мәктәпләренә туплау башланды. Балалар фортепиано, кыллы, халык, бәрмәле, тынлы инструментлар, хор җырлары һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча укый алачак.
Өстәмә һөнәр алу алды программалары кече яшьтән сәләтле балаларны ачыклау, аларның сәнгати белемнәрен үстерүгә һәм эстетик тәрбияләүгә шартлар тудыру өчен тормышка ашырыла. Балалар уку барышында сайлап алынган сәнгать төре өлкәсендә белем, осталык һәм күнекмәләр алалар, иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе булдыралар һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем алуга әзерләнәләр.
Моннан тыш, ел саен балалар сәнгать мәктәпләренең иң яхшы 15 укучысына Казан Мэры стипендиясе тапшырыла.
Барлык кызыксындырган сорауларны эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: (843) 292-28-03, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.