В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектка пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм проект кысаларындагы башка курсларда укымаган теләге булган кешеләр языла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). Казанда октябрь аена «Бәйләү мәктәбе»нә укучылар җыя башладылар. Укыту программасы биш дәрестән торачак, алар бәйләү энәләрен куллануның башлангыч күнекмәләренә багышланачак.
«40 яхшылык күзәнәге» клубы укытучылары биш дәрес эчендә курста катнашучыларны җеп, энә төрләре белән таныштырачаклар, күзәнәкләр җыярга һәм иәсп-хисаплар ясарга өйрәтәчәкләр, резинкалы шарф бәйләргә һ.б. серләргә өйрәтәчәкләр.
«Бәйләү мәктәбе»нә пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм проект кысаларындагы башка курсларда укымаган теләге булган кешеләр языла ала. Төркемдәге кешеләр саны 12-дән артып китмәячәк.
Дәресләр пәнҗешәмбе көнне – 3, 10, 17, 24 һәм 31 октябрьдә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Лада» яшүсмерләр клубында (Гаврилов ур., 22) узачак.
Проектта катнашучыларга кушылу өчен (843) 236-65-61 телефоны аша теркәлергә кирәк һәм үзең белән шөгыльләнүгә теләсә нинди дә булса энә һәм җеп алып килергә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.