Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2018, 17:30

Казанда “Кунакчыллык йолдызлары” бәйгесе старт алды

Шәһәрнең туристик, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләренең 100-дән артык хезмәткәре 8 номинациядә көч сынаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Екатерина Виславская). Казанда “Кунакчыллык йолдызлары” шәһәр бәйгесендә катнашучыларның практик чыгышлары башланып китте. Быел һөнәри осталык ярышларында туристик, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләренең 100-дән артык хезмәткәре катнаша.

Өченче бәйгедә катнашу өчен гаризалар 5 декабрьдән 4 февральгә кадәр кабул ителде. “Кунакчыллык йолдызлары” бәйгесендә беренче тапкыр 60 кеше катнашкан булса, быел 110 кеше катнашырга теләк белдерде. Бәйгедә катнашучылар 8 номинациядә көч сынаша: “Иң яхшы официант”, “Иң яхшы бармен”, “Иң яхшы пешекче”, “Ресторанның иң яхшы менеджеры”, “Иң яхшы портье”, “Иң яхшы җыештыручы”, “Иң яхшы гид-экскурсовод” һәм “Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер”.

Бәйгедә катнашучылар чыгышлары “Олимпия” ресторанында (Р.Зорге ур., 66б) узды. Иң яхшы булыр өчен 10 официант, 10 бармен, 12 ресторан менеджеры һәм 13 пешекче катнашты. Катнашучылар күнекмәләрен ресторан һәм отель индустриясенең күренекле вәкилләре, әлеге өлкәдә танылган экспертлар бәяләде. “Бәйгедә катнашучыларның барысы да Казанны тәкъдим итәргә лаеклы, бу бик катлаулы бәйге”, - дип саный жюри әгъзасы, эре күңел ачу комплексының персонал буенча директоры Марина Хәбибуллина.

“Бу ел Казанда Кунакчыллык елы дип игълан ителде. Барысы да хезмәт күрсәтү өлкәсендә кунакчыл булуның мөһимлеген аңлый. Бу безнең шәһәрнең үзенчәлегедер, юкка гына безне Россиянең иң кунакчыл шәһәре, дип танымадылар”, - дип билгләп үтте Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова.

Казан Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең идарә рәисе Зөфәр Гаязов бәйгенең форматын үзгәртергә өндәде – аны ачык бәйге итеп, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Идел буе федераль округының башка эре шәһәрләреннән катнашучыларны чакырырга тәкъдим итте.

Чарада Татарстанның Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, ТР Туризм үсеше үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең сервис һәм туризм факультеты деканы Резеда Һадиуллина һ.б. катнашты.

Иртәгә, 13 мартта, “Олимп” отелендә портье, җыештыручылар һәм гид-экскурсоводлар көч сынаша, ә 16 мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Универсиада авылы ур., 35) – эчке һәм керү туризмы менеджерлары. Бүләкләү тантанасы 22 мартта Казан Ратушасында үтәчәк. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләү, Казан Мэрының рәхмәт хатлары, ә алар эшләгән предприятиеләрне хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен символлаштырган мактау билгесе көтә.

Фоторепортаж
Казанда “Кунакчыллык йолдызлары” шәһәр бәйгесендә катнашучыларның практик чыгышлары башланып китте
Видеорепортаж
12.03.2018 16:45
Казанда “Кунакчыллык йолдызлары” шәһәр бәйгесендә катнашучыларның практик чыгышлары башланып китте
Барлык яңалыклар