Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 18:02

Казанда "Игелекле Казан" социаль әһәмиятле проектлар бәйгесе башланды

Аның җиңүчеләре үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында социаль әһәмиятле проектларга ресурс ярдәме күрсәтү буенча "Игелекле Казан" II шәһәр бәйгесе башланды. Коммерцияле булмаган барлык оешмалар үзләренең социаль юнәлешле проектларын бәйгегә тапшыра, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба һәм ярдәм ала алачаклар. Бәйгене үткәрү кагыйдәләре турында Казан коммерцияле булмаган оешма һәм хәйрия фондлары вәкилләре бүген шәһәр кафесының берсендә узган бәйгене оештыручылар белән очрашуда фикер алыштылар.

Быел социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары арасында бәйге инде икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең беренче этабы читтән торып үткәрелә, аның барышында конкурска кергән барлык проектларның иң яхшыларын сайлап алачаклар. Икенче этапта коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре үз проектларын эксперт комиссиясе алдында яклаячаклар. Иң уңышлы проектлар тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.

Бәйгедә үз эшчәнлекләрен Казанда гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Эксперт комиссиясе хөкеменә алар халыкның социаль якланмаган катламнарына булышлык итүнең төрле формаларына, шулай ук хәйриячелекне үстерүгә юнәлтелгән проектларны тәкъдим итә ала.

"Узган ел конкурс тест режимында үткәрелде. Без нәрсә килеп чыгуын һәм, беренче чиратта, нинди проектлар бирелүен күрергә теләдек. Быел конкурсның масштаблырак булуын һәм анда күбрәк оешма катнашуын теләр идек, - диде "Игелекле Казан" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев. - Проектларны гамәлгә ашыруга төрле дәрәҗәдә ресурслар бүлеп бирелә: федераль, республика, шәһәр грантлары һәм башкалар бар. Бу социаль юнәлешле оешмалар өчен үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлекләренең берсе".

Ул шулай ук узган ел бәйге комиссиясе адресына шәһәрнең 26 оешмасыннан 46 төрле социаль проект кабул ителүен искәртте. 10 җиңүче үз проектларын гамәлгә ашыруда ресурс ярдәме алды. Алар арасына шундый проектлар керде: "Казанда" гаилә бәйрәме, "Йөрәкле шәһәр - сердца города" инклюзив гаилә фестивале, Велодобро, приюттан йорт хайваннары алган гаиләләрнең фото күргәзмәсе, "Язмыш бүләге", "Бәхет белән куышу" мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велоярышлар һәм башкалар.

"Безнең бурыч – хәйрия проектларының күбесенең стартап булуын, ә стартапларга инкубатор кирәклеген күрсәтү. Һәм менә бу үзенә күрә хәйрия инкубаторы, - дип билгеләп үтте "Игелекле эшләр көне" фонды директоры Рөстәм Хәсәнов. - Ресурс үзәге буларак "Игелекле Казан" берничә мәсьәләне хәл итәргә тиеш: бу - коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү, һөнәри-тармак күнекмәләрен үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бәяләү һәм корректировкалау. Без моңа омтылабыз".

Очрашу барышында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре бәйгене үткәрү кагыйдәләре турында сораулар бирделәр. "Изге эшләр" фонды президенты Алия Байназарова бәйгегә тәкъдим ителгән проектларның нинди таләпләргә туры килергә тиешлеге белән кызыксынды. "Бу социаль юнәлешле проектлар булырга тиеш, алар төрле юнәлешләргә кагыла ала", - диде Марат Исмәгыйлев.

Очрашу ахырында катнашучылар хәйрия оешмалары һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар мисаллары, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар өчен мастер-класслар оештыру турында фикер алыштылар.

Конкурста катнашу өчен бәйге дирекциясенә татар яки рус телләрендә dobro@kzn.ru электрон почтасына гариза бирергә кирәк. Тулырак мәгълүматны бәйге сайтында һәм нигезләмәсендә карарга мөмкин.

Фоторепортаж
Хәйрия фондлары вәкилләре өчен түгәрәк өстәл, 06.03.2019
Барлык яңалыклар