В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы плакат өчен тавыш бирү мөмкинлеге kzn.ru порталында бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Бүген Казанда мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы тематикага багышланган плакатлар өчен тавыш бирү старт алды.
Плакатлар бәйгесендә катнашучылар – Казанның 2018 елда коррупциягә каршы тематикага багышланган “Что? Где? Когда?” уены үткән мәктәпләрендә укучылар. Бәйгегә 50 иҗади эш килгән иде. Финалга чыгучыларны сайлаганда түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алынган: төсләргә байлык, тематикага туры килү, мәгълүматлылык һәм креативлык.
Финалга Казанның 7 мәктәбе чыкты: Яңа Савин районының 38-нче мәктәбе, Авиатөзелеш районының 14-нче гимназиясе, Идел буе районының 40-нчы гимназиясе, Вахитов районының 116-нчы лицее, Совет районының 16-нчы мәктәбе, Киров районының 152-нче гимназиясе, Мәскәү районының 9-нчы гимназиясе.
Иң яхшы плакат өчен теләсә кем тавыш бирә ала: kzn.ru порталында бу мөмкинлек бирелгән. Ошага плакат өчен 28 ноябрь 12.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар – Казан Башкарма комитеты Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе.