Шәһәрлеләр социаль челтәрләрдә яраткан шигырен яки проза әсәрен яттан укып видеороликлар урнаштыра ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Пушкин исемендәге Казан мәдәни үзәге «Рус классикасын яттан укыйбыз!» конкурсын игълан итте.
Шәһәр халкы #КЦПушкин хештегы белән социаль челтәрләрдә яраткан шигырен яки проза әсәрен яттан укып видеороликлар урнаштыра ала.
Иң яхшы видеоязмалар социаль челтәрләрдә мәдәни үзәк битләрендә бастырылачак, ә аларның авторлары бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә мәдәният үзәге матбугат хезмәте.