Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2023, 11:19

Казанда ислам илләре командалары арасында хоккей турниры башланды

Ачылыш тантанасында ТР Спорт министры Владимир Леонов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең кышкы спорт төрләре федерациясе вице-президенты Хамель Әл-Кубейси катнашты.

Фото: Денис Гордий

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Кичә Казанда ислам илләре һәм ТР командалары арасында Kazan Hockey Cup хоккей турниры башланды. Ярышлар Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Төркия, Иран, Ливан кебек 13 дәүләттән 300 дән артык спортчы һәм функционерны берләштерде.

Ачылу тантанасы «Спорт сарае» бозында узды. Анда ТР Спорт министры Владимир Леонов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең кышкы спорт төрләре федерациясе вице-президенты Хамель Әл-Кубейси һәм ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов катнашты.

Ачылу матчында җиңү өчен «Ак Барс» һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре командасы көч сынашты. Уен кунаклар файдасына 6:3 исәбе белән тәмамланды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

12 ир-ат һәм 5 хатын-кыз коллективы арасында турнир 17 нче гыйнварга кадәр ике аренада – Спорт сараенда һәм «Татнефть Арена»да узачак. Гала-матчтан кала барлык уеннарга да бушлай кереп була. График белән сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ярышларны ябу тантанасында Хәбиб, Динә Гарипова һәм олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашачак. Гала-матчның хедлайнеры рэпер Jah Khalib булачак. Гала-матчка керү билетлар буенча башкарылачак. Барлык кергән акчаларны балалар следж-хоккей командаларына ярдәм итү өчен ТРның Адаптив спорт төрләрен үстерү үзәгенә тапшырачаклар.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара саммиты нәтиҗәләре буенча оештырылды.

Барлык яңалыклар