В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Казанда ачык бозда ишегалды командалары арасында хоккей буенча шәһәр турниры старт алды. Чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышлана.
Турнир ярышлары ачык ишегалдында уза.
Әйтик, 9-нчы февральдә Дубравная ур., 45 адресы буенча 120-нче номерлы мәктәп территориясендә 16-17 яшьлек хоккейчылар өчен турнирның финал уены үтәчәк.
16-нчы февральдә җиңү өчен 14-15 яшьлек хоккейчылар көрәшәчәк. Уен 8 Март ур., 10 адресы буенча урнашкан 15-нче номерлы мәктәп мәйданчыгында узачак. 11-12 яшьлек уенчылар өчен ярыш Краснококшайск ур., 70 адресы буенча урнашкан 70-нче номерлы мәктәп янында оештырыла.
Турнир 10-11 яшьлек хоккейчыларның финал уены белән тәмамлана, ул 29-нчы февральдә Дубравная ур., 45 адресы буенча урнашкан 150-нче номерлы мәктәп территориясендә узачак.
Барлык уеннар да 10.00 сәгатьтә башлана, ә бүләкләү тантанасы – ярышлар үткәрү көнендә 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе.