Ул өч яшь категориясендә 24 командадан 430 яшь спортчыны берләштерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда яшь футболчылар арасында «Күн туп» турнирның шәһәр этабы башланды. Ул «Хезмәт резервлары» стадионында Вахитов районының 39-нчы номерлы һәм Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәп командалары арасындагы ярышлар ачылу матчы белән башланды.
Ярышларның шәһәр этабын Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев, «Рубин» футбол клубы генераль директоры Рөстәм Сайманов, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Хезмәт резервлары» стадионы директоры Руслан Минабутдинов һәм башкалар ачып җибәрде.
«Республикада 10 меңнән артык малай һәм кыз футбол уйный, республикабызның чемпионатларында һәм беренчелекләрендә катнашалар. Әмма иң массалысы, иң матуры - сез катнашкан «Күн туп» турниры. Сезгә көндәшләрне хөрмәт итүегезне телим, әмма шул ук вакытта матур голлар кертергә дә онытмагыз», - дип чыгыш ясады Александр Гусев.
Евгений Варакин шулай ук яшь спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. «Мин ышанам, бу финалда без кискен көрәш күрербез, сезнең һәрберегез бу кырга юкка гына чыкмаганын раслаячак. Әмма бу ярышта иң мөһиме - мәктәпләр арасындагы дуслык. Шуны да билгеләп үтәсем килә, бу турнир аша күп кенә футбол йолдызлары узды, шуңа күрә сезне зур киләчәк көтә, дип ышанам», - диде ул, шуннан соң Александр Гусев белән бергә Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбе командасы уенчысы Камил Идрисов саклаган капкага традицион символик һөҗүм ясады.
Турнирның шәһәр этабы барлыгы 24 командадан 430 яшь спортчыны берләштерде. Алар өч яшь категориясенә бүленгән: 2004-2005, 2006-2007, 2008-2009 елларда туучылар. Казанда «Күн туп» турнирында катнашу өчен командалар гомуми белем бирү мәктәпләре базасында формалаша, ә барлык уеннар шәһәрнең заманча муниципаль стадионнарында уза, алар арасында «Тасма», «Ракета», «Күн туп», «Хезмәт резервлары», Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежы һәм башкалар бар. Бу елның финал матчы 31-нче майда «Баско» стадионында узачак. Биредә республика этабында шәһәрне тәкъдим итәчәк җиңүчеләр билгеләнәчәк, ә өлкән яшьтәге категориядә чемпионнар «Күн туп» дигән зур күчмә кубок алачак.
Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры - футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир 1964 елда легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча узды, ләкин аны бары тик бер яшь төркемендә генә үткәрделәр. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелә һәм Россия Федерациясе территориясендә футбол буенча иң массакүләм ярышлар булып тора.