Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2019, 17:10

Казанда «Аксенов-фест» старт алды

Фестиваль программасына әдәбият, кино, театр, мода, рәсем һәм музыкага багышланган 30 чара кертелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанда «Аксенов-фест» 13-нче әдәби-музыкаль фестивале башланды. Бүген язучының музей-йортында Василий Аксеновның шигърияте, стиле һәм шәхесенә багышланган иҗади очрашулар һәм әңгәмәләр узды, шулай ук Василий Нацентовның «Лето мотылька» китабын тәкъдир итү булды.

Быел фестиваль кунаклары - шагыйрьләр һәм язучылар Светлана Васильева, Алисә Ганиева, Гүзәл Яхина, журналист Татьяна Соловьева, публицист һәм нәшир Борис Куприянов, музыкант, композитор Андрей Макаревич, кинорежиссер Евгений Цымбал, Россия мода тарихчысы Александр Васильев, шулай ук киноактер Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов булды.

Иртәгә, 12-нче сентябрьдә, Аксенов музей-йортында Андрей Макаревич үзенең яңа «Остраконы» әдәби эшен тәкъдим итәчәк, ә Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романын экранлаштыру турында сөйләячәк. Кич белән В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексы кинотеатрында әлеге фильмдагы бер сериянең премьера алды күрсәтүе булачак. Алдан күрсәтү вакытында режиссер Илья Папернов, төп рольләрне башкарган артистлар Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов белән иҗади очрашу булачак.

Пәнҗешәмбе көнне кич белән мәдәният-ял итү комплексының концертлар залында Россия һәм француз мода тарихчысы Александр Васильевның иҗат кичәсе узачак.

13-нче сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы фестивальнең кульминациясе булачак. Премия лауреатларын берләштергән «Йолдызлы билет» клубы утырышы 14-нче сентябрьдә Константин Хабенскийның «Артхаб» арт-резиденциясендә узачак.

Фестиваль программасына әдәбият, кино, театр, мода, рәсем сәнгате һәм музыкага багышланган барлыгы 30 чара кертелгән. Фестиваль 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар