Мондый агрегатлар белән идарә итү күнекмәләре булмаса, гомуми файдаланудагы юлларга чыгудан тыелырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда самокат һәм скутер йөртүчеләр арасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары ешайган. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе скутерчылар һәм самокатчылар җәяүлеләрне бәрдерә, транспортлар белән бәрелешә, дип билгеләп үтә.
Сезонлы транспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дәүләт автоинспекциясе сводкасына еш эләгә башлаган. Шул рәвешле, 23-нче июнь кичендә 52 яшьлек электр самокаты йөртүчесе Магистральная урамы буенча 1а/1 номерлы йорт янындагы территориядә автомобильгә юл бирмәгән һәм бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә электр самокаты шоферы башының йомшак тукымалары җәрәхәтләнгән.
13-нче июльдә 16.41 сәгатьтә Батурин урамында прокатка алынган скутерны йөртүче 21 яшьлек егет юлда торган автомобильне бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә скутерчының борын сөякләре сынган.
ЮХИДИ скутерлар һәм самокатлар кулланганда саклык чаралары таләпләренә игътибар итмәү балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик куркыныч булырга мөмкин дип кисәтә. Электр самокатларның электр үткәргечле булуы шәһәр буенча сәгатенә 100 км белән хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Тулысынча зарядка җыйган электр самокаты 15-20 км юлны узарга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: транспорт белән идарә итү өчен саклану чарасы, машина йөртү таныклыгы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Транспортның егәрлеге 250-дән алып 4000 Ваттка кадәр булса, «М» категорияле транспорт чаралары белән идарә итү таныклыгы булырга тиеш. 15000 Ваттка кадәр егәрлек булса, «А, А1» категорияле машина йөртү таныклыгы кирәк.
Шулай ук ЮХИДИ барлык теләүчеләргә электр самокатлары сатып алыр алдыннан яки вакытлыча файдалануга алыр алдыннан, аның характеристикаларын, шул исәптән электр двигателе егәрлеген бик игътибар белән өйрәнергә киңәш итә.
Мондый агрегатлар белән идарә итү күнекмәләре булмаса, гомуми файдаланудагы юлларга чыгудан тыелырга кирәк.