Татарстан башкаласының 475 мең кешесе актив тормыш алып бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). 2017 елның нәтиҗәләре буенча, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 475 мең кешедән артты ягъни 42% тәшки итте. Моның турында бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясе утырышында Казанның үсеш стратегиясен сөйләшкәндә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Искәртеп китик, сәламәтлек һәм сәламәт тормыш рәвеше Казан үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан башкаласында массалы спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. И.Шакиров фикеренчә, бу зур спорт чараларын уздыру белән бәйле. Мәсәлән: Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы һәм башкалар. Ләкин спорт белән шөгыльләнүчеләр санының артуы беренче чиртта аның өчен уңай шартлар тудыру, спорт объектларын төзекләндерү белән бәйле. “Хәзерге вакытта Казанда спорт корылмалары саны 2036 берәмлек тәшкил итә. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен ачык булган шәһәр, республика ярышлары катнашучылары саны арта бара”, - диде И.Шакиров.
Искәртеп китик, 2013 елдан алып Казанда универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Узган ел дәвамында әлеге программа буенча 15 универсаль спорт мәйданчыгы, яшәү урыны буенча спорт мәйданчыклары төзелде һәм быел “Локомотив” стадионында зур футбол кыры ачылырга планлаштырыла.