Ул чит ил аналогларын да узып китә
Фото: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты матбугат хезмәте
Аның төп өстенлекләренең берсе – чит ил вариантларына караганда арзанрак булуы. Шулай ук әлеге җайланманы аяк мускулларын күнектерү өчен стандарт тренажерларда каралмаган режимнарда кулланырга мөмкин.
Ул кешенең анатомик үзенчәлекләрен күз алдында тотып эшли, шуңа да көчүлчәгечне бот һәм балтырның озынлыгын исәпкә алып көйләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук төрле мускул кыскарулары режимында тез буынындагы мускулларның хәрәкәт активлыгын бәяләргә ярдәм итә. Әлеге җайланманы спортчыларның күнегүләр процессын әзерләүдә һәм гамәлгә ашыруда кулланырга була, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.