Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2020, 12:41

Казанда яшел үсентеләр реестры булдырылачак

Электрон ресурс төзекләндерү элементларының сакланышын һәм тиешле эчтәлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда 2020 елда «Яшел үсентеләр реестры» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын булдыру өстендә эш дәвам итәчәк. Электрон ресурс төзекләндерү элементларының сакланышын һәм тиешле эчтәлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм яшел фонд белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырачак, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин.

Проект шәһәрнең яшел фондын инвентаризацияләү нәтиҗәләрен системалаштыруга юнәлдерелгән. Яшел үсентеләрнең координатлары, аларның төр составы электрон картографик модельгә китереләчәк, дип планнары белән уртаклашты А.Мөхәммәтшин. «Бу уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру этапларының берсе», – дип билгеләп үтте спикер.

Инвентаризация нәтиҗәләренә керү шәһәр халкы өчен ачык булыр дип көтелә, бу аларга шәһәрне яшелләндерү проблемаларын хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Система шулай ук яшел үсентеләрне тиешенчә карап тотмау һәм юк итү очрагында административ җитештерүләр кузгатканда дәлилләү базасын җыюны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк – әйтик, йорт яны территорияләрендәге газон вак таш белән күмелгән очракта.

Казан Мэры Илсур Метшин яшел үсентеләр реестрын булдыру идеясен уңай бәяләде. «Әлеге системадан төзекләндерү предприятиеләре, идарәче компанияләр, район администрацияләре, шәһәрне яшелләндерүче подрядчылар актив файдаланачак, – диде Мэр. - Генпланда барлык яшел зоналар төгәл беркетелгән һәм инвентаризацияләнгән, әмма монда төгәлрәк эш булачак, җентекле документ булдырыла. Бу бик яхшы башлангыч».

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә «Яшел үсентеләр реестры» проекты «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына тәкъдим ителгән иде һәм «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясендә җиңүче булды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.02.2020
Видеорепортаж
03.02.2020 10:53
Казанның административ комиссияләре 2019 елда 91048 карар чыгарган
Барлык яңалыклар