Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2021, 10:11

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар ихтыяҗлары буенча клублар булдырылачак

Мондый инициатива белән «Өмет - Надежда» Казан шәһәр думасы хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсе чыгыш ясады.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проект старт ала. «Яшәү яме» проекты үрнәгендә оештырылган бергәлек инвалид балаларның әниләрен, әтиләрен һәм опекуннарын берләштерәчәк. Проектның төп максаты – үзенчәлекле балаларның ата-аналарына социальләшергә, дуслар, фикердәшләр табарга ярдәм итү һәм аларның төрле социаль учреждениеләрдә нинди ярдәм алу мөмкинлеге турында белү. Мондый инициатива белән «Өмет - Надежда» Казан шәһәр Думасының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Проектны тормышка ашыру турында депутатлар кичә шәһәр Башкарма комитетында Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова рәислегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар. Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Думасы депутаты Людмила Андреева, Казан мәдәният йортлары, социаль учреждениеләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«Без үзенчәлекле балалар ата-аналары өчен ниндидер хәрәкәт, клуб булдырырга телибез, – дип билгеләде Альбина Рафикова. – Безнең шәһәрдә яхшы үрнәк бар – өлкән буын вәкилләрен берләштерүче «Яшәү яме» проекты. Алар очраша, аралаша, уртак кызыксынулар белән яши. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре өчен шундый ук проект бик файдалы булырга мөмкин».

Ата-аналарның очрашуларын мәдәният сарайларында үткәрү планлаштырыла, чөнки аларда концертлар, тамашалар, мастер-класслар үткәрергә мөмкин, шул ук вакытта бәйрәм атмосферасын саклап калырга да мөмкин, дип саный депутатлар. Болардан тыш, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар клубы очрашуларында социаль үзәкләр программалары турында сөйләргә, психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләргә планлаштырыла –мәсәлән, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә.

Яңа проект кысаларында беренче очрашу В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды инде. «Без бары тик искиткеч кире элемтә алдык, барысы да канәгать калды», – дип сөйләде Казан шәһәре Думасы депутаты, Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина.

Проект инициаторлары арасында сәламәтлекләре чикле балаларның ата-аналары нинди проблемалар белән очрашканын ишетеп кенә белмәгән кешеләр бар. Мисал өчен, Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова үзенчәлекле бала тәрбияли. «Безнең берләшмә эчендә һәр әни белән аралашу мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

Мәдәният сарайлары җитәкчеләре депутатлар инициативасын хуплады. Әйтик, Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Евгения Сабируллова мәдәният йортында «Нур» инклюзив иҗади лабораториясе булуын искәртте. Ул ата-аналарны һәм аларның үзенчәлекле балаларын 28-нче апрельдә узачак шул ук исемдәге республика фестиваленә чакырды.

«Без хатын-кызларга шундый күркәм идея өчен бик рәхмәтле», – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Якын арада депутатларга ял итү учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә яңа социаль проект кысаларында чаралар программасын эшләргә, шулай ук үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналарның бердәм базасын җыярга туры киләчәк.

Фоторепортаж
Башкарма комитетта Казан шәһәре Думасының «Өмет – Надежда» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең очрашуы булып узды
Барлык яңалыклар