В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт хезмәте мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен каралган
Казанда «Добрая Казань» оешмасының социаль таксиеннан елына 1 мең тапкыр файдаланганнар. Транспорт хезмәте мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен шәһәр буенча йөрү өчен генә түгел, Татарстан һәм Россия буенча йөрү өчен дә каралган.
Социаль такси пассажирлары дәвалау һәм тернәкләндерү урыннарына, шулай ук мәдәни һәм социаль объектларга түләүсез барып җитәргә мөмкин. Хезмәттән файдалану өчен кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга кирәк: (843)558-74-18, дип хәбәр итә «Добрая Казань».
Инвалидлык белән кешеләр ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылган LADA Largus автомобиле хезмәт күрсәтә. Мәсәлән, машинада поручнилар, пандуслар һәм башка техник чаралар бар. Проект ТР раисе гранты хисабына тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, социаль такси белән проект узган елның апрелендә старт алды.
«Добрая Казань»да шулай ук җәй буе авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен бушлай автобус экскурсияләре проекты гамәлгә ашырылачагын билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә Болгар, Свияжск, Ульяновск, Алабуга шәһәрләренә сәфәр оештырылган инде.