Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдә хокук тәртибен саклауны меңнән артык полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.
20-нче декабрьдән 15-нче гыйнварга кадәр Казан полициясе хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» бөтенроссия акциясе кысаларында Казанның Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрендә профилактик исәптә торучы 800-дән артык балага бүләкләр тапшырачак.
Агачларның ылыслы токымнарын законсыз кисү һәм сатуны кисәтү максатларында параллель рәвештә «Чыршы» оператив-профилактик операциясе уза. Ул 20-31-нче декабрь көннәрендә узачак. Бүгенге көндә 14 административ хокук бозу ачыкланган һәм 78 чыршы тартып алынган.
Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хокук тәртибе артыннан меңнән артык полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре күзәтәчәк. Әлеге бурычны үтәүгә өстәмә рәвештә хосусый сак оешмалары хезмәткәрләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне җәлеп итәчәкләр.
Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар алдыннан гражданнар күпләп туплана торган урыннарның куркынычсызлыгына һәм террорчылыкка каршы якланганлыгына зур игътибар бирелә. Әйтик, һәр чыршы шәһәрчегендә ачылыр алдыннан комплекслы тикшерү үткәрелгән. 19-нчы декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр шәһәр үзәк чыршыларында полиция постларының тәүлек буе кизү торуы оештырылган. Моннан тыш, бәйрәм чараларын уздыру урыннарында өстәмә ЮХИДИ постлары каралган.