В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел республиканың күпфункцияле үзәкләренә бу хезмәтне сорап 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанда күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре «Үлемсез полк» акциясе өчен ветераннарның фотосурәтләрен бушлай бастыра. Моның өчен күпфункцияле үзәкләрнең хезмәткәрләренә фотосурәтне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының мәгълүматларын (исем-фамилиясен, туу һәм үлү көнен) бирергә кирәк.
Бушлай хезмәттән файдаланучылар узган елгы баннерны югалткан булса яки аңа зыян килсә, әлеге мәгълүматларны кабат тапшыру мәҗбүри түгел. Элек бирелгән мәгълүматлар күпфункцияле үзәктә «Үлемсез полк» реестрында саклана. Узган ел республиканың күпфункцияле үзәкләренә бу хезмәтне сорап 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Күпфункцияле үзәктә «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен баннерны хәзер үк әзерләргә мөмкин, дип хәбәр итәләр «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» акциясе Казанда ел саен Җиңү көнендә уза. Узган ел шәһәрнең үзәк урамнарына Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнары портретлары белән 169 мең кеше чыккан.