Машинада булган 7 айлык улының сулышы авырайган - ашаткан вакытта бала катнашманы йота алмаган һәм тончыккан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тончыккан 7 айлык малайның гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
ЮХИДИ экипажына патрульлек итү маршрутында 22 яшьлек «ВАЗ-21053» автомобиле йөртүчесе мөрәҗәгать иткән. Ир-ат полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, машинада булган 7 айлык улының сулышы авырайган - ашаткан вакытта бала катнашманы йота алмаган һәм тончыккан.
Инспекторлар Павел Назаров һәм Айрат Вәлиев килеп чыккан хәл турында кичекмәстән дежур частька хәбәр иткән һәм автомобильне, махсус ут һәм тавыш сигналларын кулланып, якындагы ашыгыч ярдәм станциясенә кадәр озатканнар. Табиблар берничә минуттан балага медицина ярдәме күрсәтә алган.
Соңрак ачыкланганча, малай полиэтилен кисәген йоткан булган, шул уңа сулыш алырга һәм ризыкны йотарга ирек бирмәгән. Хәзерге вакытта баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсендә.