Ярышлар «Хезмәт резервлары» стадионында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). 17-нче һәм 18-нче гыйнварда Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында егетләр һәм кызлар арасында тимераякта шуу буенча чемпионат һәм беренчелек узачак.
Ярышларны берничә яшь категориясендә үткәрәчәкләр - балалар яшендәге спортчылар өчен – 100 һәм 300 метрлы дистанцияләрдә, кече, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен - 500 һәм 1000 метрлы дистанцияләрдә уздырачаклар.
Призлы урыннарны алган ярышларда катнашучыларны медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләячәкләр.
Ярышлар 10.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.