В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
121-нче номерлы лицейдан «Атлант» командасы җиңде.
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Бүген 15-нче номерлы мәктәпнең боз мәйданында Совет районы хакимияте башлыгы Кубогына еллык хоккей турниры финалы узды. Финалда 169-нчы номерлы мәктәпнең «Юл Барыс» хоккей командалары, «47-нче номерлы мәктәпнең «Чайка», 121-нче номерлы лицейның «Атлант» һәм 15-нче номерлы мәктәпнең «Волна» хоккей командалары көч сынашты.
Командалар мавыктыргыч уен күрсәттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Атлант» командасы җиңде, ул Совет районы администрациясе башлыгы кубогына лаек булды. Икенче урынны «Волна», өченче урынны «Чайка» яулады, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.
Турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Иң яхшы һөҗүмче дип «Юл Барыс» командасыннан Данэль Гаделшин танылды, иң яхшы капкачы – «Атлант» командасыннан Артур Александров, иң яхшы сакчы – «Чайка» командасыннан Самат Хисмәтдинов. Иң яхшы уенчы дип «Волна» командасыннан Денис Елин танылды.
Уеннар 10-нчы марттан 13-нче мартка кадәр 15-нче һәм 169-нчы номерлы мәктәпләрнең хоккей мәйданчыкларында үткәрелде. Турнирда барлыгы 8 хоккей командасы, Совет районының 120 укучысы катнашты.
Шулай ук турнир кысаларында Совет районы тренерлары һәм финал матчларында катнашучылар белән предприятие һәм ведомстволар җитәкчеләре уены да узды. Дусларча матч 5:5 исәбе белән тәмамланды.
Иң яхшы уенчылар һәм призерлар «Ак барс» хоккей клубы уенчылары автографлары белән истәлекле бүләкләр һәм кәшәкәләр белән бүләкләнде.