Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2020, 21:28

Казанда Татарстан Инвесторлар клубы утырышы узды

Чарада ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм шәһәр Мэры И.Метшин катнашты.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Коронавирус пандемисея белән бәйле килеп туган барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан җитәкчелеге инвесторларга һәм бизнес-берләшмәләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.

Очрашу Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсендә узды. Ул башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов кунакханәнең яңа корпусын карады һәм хуҗаларның киләчәктәге планнары белән танышты. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Үз чыгышында ТР Президенты билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе икътисадта җитди чагылыш тапты, әмма бүгенге көндә Татарстан чикләүләр режимында эшләргә өйрәнде. «Бу безнең өчен яхшы сынау булды. Бәла безне берләштерде. Мин бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерәм. Иң катлаулы вакытта кайбер предприятие һәм оешмалар хәйрия чараларында актив катнаштылар, кыска вакыт эчендә битлекләр һәм саклану костюмнары җитештерә башладылар», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика бизнеска ярдәм итүгә зур игътибар бирә. «Ныклы икътисад күп яктан бизнесның тотрыклы үсешенә бәйле. Без һәрвакыт үз-үзебезне тәэмин итәргә тырыштык. Безнең республикада тормышка ашырырга планлаштырган проектларыбыз күп. Мин ышанам, алар барысы да гамәлгә ашырылачак. Әлбәттә, бу проектларның күбесе яңа алымнар таләп итә», - диде Татарстан Президенты.

«Барлык кыенлыкларга да карамастан, без киләчәктә дә инвесторларга һәм бизнеска ярдәм итәчәкбез. Безнең бәрәкәтле тормышта яшәвебез күп очракта сезнең эшчәнлегегезгә бәйле, - дип өземтә китерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Агымдагы елның 9 аенда шәхси инвестицияләр күләме 336,5 млрд сум тәшкил итте. Германия, Нидерланд, Төркия һәм Финляндия аеруча актив чит ил инвесторлары булды.

«Әгәр яңа эре - миллиардлы проектлар турында сөйләсәк - яңа Кытай инвесторлары белән, мәсәлән, без суыткыч техника җитештерү буенча завод төзиячәкбез, Россия инвесторлары белән - сөт эшкәртү заводы, транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар һәм интеллектуаль телематик чишелешләр компонентлары һәм башкалар», - дип билгеләп үтте Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Барлык яңалыклар