«Жизнелюб» проектында катнашучыларны видеоэлемтә буенча шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Бүген Казанда өченче тапкыр Жизнелюб (Тормыш сөючеләр) көне уздырылды. Быел аны беренче тапкыр дистанцион рәвештә билгеләп үттеләр - «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган онлайн-дәресләргә шәһәрнең 350-дән артык актив пенсионеры кушылды.
«Жизнелюб» проектында катнашучыларны видеоэлемтә буенча шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, «Жизнелюб» проекты яшәвен дәвам итә. «Бүген без сезнең белән бергә Тормыш яратучылар көнен катлаулы шартларда билгеләп үтәбез, безгә форматны үзгәртергә туры килде, әмма мобиль ликбез курслары ярдәмендә без элемтәдә калабыз. Ышанам ки, без киләчәктә дә сезнең белән, бернинди каршылыкларга карамастан, иҗат белән шөгыльләнүебезне дәвам итәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте пенсионерларга А.Абзалов.
Үзизоляция режимы вакытында «Жизнелюб» проектында иң актив катнашучылар дәресләрнең онлайн-форматына күчтеләр. Казан мәдәният йортлары һәм китапханәләренең төрле интернет-платформаларында көн саен видеодәресләр, проект юнәлешләре буенча мастер-класслар узды: йорт эшләре, бакчачылык, сәламәт яшәү рәвеше, лекторияләр, мобиль ликбез, декоратив-гамәли сәнгать, вокал, бию терапиясе һәм башкалар.
Социаль челтәрләрдә тормыш сөючеләр рецептлар, кул эшләре буенча киңәшләр белән уртаклашкан төркемнәр актив эшләде. Проектта дистанцион дәресләр вакытында хәтта яңа юнәлешләр дә барлыкка килде - социаль челтәрләр өчен фото эшкәртү сәнгате, блогер 55+ һәм видеоаэробика. Көн саен һәр юнәлешкә 50 актив пенсионер кушылды. Иң популяр дәресләр стрейчинг, гимнастика һәм физкультура булды.
Тормыш яратучылар көнен бәйрәм итү шулай ук онлайн-форматта узды. Проектта катнашучылар бәйрәмнең мондый форматын рәхәтләнеп хупладылар һәм бию, зумба, рәсем ясау, театр осталыгы дәресләренә кушылдылар. «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең бер кабинетында ветераннар һәм тормыш яратучыларның «Волжанка» коллективы халык хоры җитәкчесе Эльвира Крупина җыр дәресе үткәрде. Аны пенсионер дип атарга кыен, 80 яшендә дә ул актив һәм энергияле. «Сез үзизоляция чорында әлеге проектның никадәр мөһим булуын хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Пенсионерлар өйдә бик ямансулый, аларга аралашу җитми, алар очрашуларга, җырларга күнеккән, шуңа күрә әлеге катлаулы чорда да без алар белән иҗат итүдән туктамадык», - дип сөйләде Э.Крупина.
Бүген мобиль ликбез буенча педагог Айдар Мушарапов пенсионерларны интернеттан файдаланырга өйрәтте. Ул, яшьләренә карамастан, проектта катнашучылар бөтен мәгълүматны тиз арада эләктереп алалар һәм максималь игътибарлы булырга тырышалар, дип сөйләде. «Үз дәресләремдә мин һәрвакыт игътибарлы булырга тырышам, материалны һәркем аңласын өчен аңлаешлы тел белән аңлатам. Шулай ук үз эшемдә мин индивидуаль якын килү алымын кулланам - әгәр кемдер дәресне начар үзләштергән икән, видеоэлемтә буенча элемтәгә керәм һәм тагын бер кат аңлатам», - дип сөйләде А.Мушарапов.
Күрше кабинетта рәсем дәресе узды. Актив тормыш сөючеләр фламинго ясарга өйрәнделәр. Тыңлаучылар арасында 64 яшьлек Тамара Земцова бар иде. Ул һәрвакыт рәсем ясарга өйрәнергә хыялланганын сөйләде, һәм менә пенсиядә кулына карандаш алган. «Хәтта үзизоляция чорында да мин дәресләргә йөрүне дәвам иттем, миңа вакытымның файдалы булуы - җыр, вокал, рәсем дәресләрендә узуы ошый, монда нәрсә генә юк. Проект ярдәмендә мин рәсем ясарга өйрәндем, кайчан да булса иҗат белән шөгыльләнә алырмын дип уйламадым, сәләтле укучы булып чыктым», - дип билгеләде Т.Земцова.
Исегезгә төшерәбез, «Жизнелюб» проекты 2016 елның декабрендә Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән «Игелекле Казан» кысаларында старт алды. Ул 56 шәһәр мәйданчыгында 13 төрле юнәлешне берләштерә. 2019 елда клубның җәдвәле буенча дәресләргә 100 меңгә якын кеше килгән.