В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар өчен тренинглар, сәнәгать турлары һәм презентация-күргәзмәләр үткәреләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Эш эзләүчеләр ярминкәдә ТР башкаласының Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Казан вертолет заводы, Казан дәүләт казна дары заводы, Казан оптика-механика заводы, «Нәфис Косметикс», «Казэнерго» һәм башка компанияләрдән вакансияләр таба алачак, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
Теләге булучыларны 9:00 дән 13:00 гә кадәр Профессор Нужин урамы, 2 адресы буенча «Уникс» мәдәни-спорт комплексында көтәчәкләр.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе Россия хөкүмәте карары буенча үткәрелә. Беренче тапкыр чараны узган ел оештырдылар. Анда бөтен ил буенча 900 меңнән артык кеше катнашкан. 123 мең дәгъвачы эшкә урнаштырылган.