Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2019, 10:11

Казан «Манеж»ында Монголия рәссамының «Зәңгәр күк иле» күргәзмәсе ачыла

Экспозициягә соңгы биш елда Ойлан Жанатхан тарафыннан эшләнгән 24 рәсем сәнгате үрнәге һәм 11 авторлык инсталляциясе кергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Бүген «Манеж» күргәзмәләр залында Монголия рәссамы Ойлан Жанатханның «Зәңгәр күк иле» күргәзмәсе ачыла. Ул Россиядә Монголия мәдәнияте көннәренә һәм Халкин-гол елгасындагы җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Экспозициягә соңгы биш елда Ойлан Жанатхан тарафыннан эшләнгән 24 рәсем сәнгате үрнәге һәм 11 авторлык инсталляциясе кергән.

Ойлан Жанатханны «Зәңгәр төсне иҗат итүче» дип атыйлар. Рәссам үз картиналарын зәңгәр гаммада иҗат итә: индигодан алып аксыл зәңгәр төскә кадәр куллана. Монголиядә зәңгәр төс изге санала. Ойлан Жанатхан постмодернизм һәм сюрреализм традицияләрендә иҗат итә, ләкин шул ук вакытта аның барлык әсәрләрендә Монголия милли сәнгатенең йогынтысы күзәтелә.

Күргәзмәнең үзәк картинасы булып «Ил» табылды. Анда рәссам Монголиянең серле дөньясын, мифик персонажлар күпләп яшәгән «күк илен» сурәтли. Экспозицияне зәңгәр җиһазлары булган тирмә инсталляциясе тулыландыра.

Ойлан Жанатхан 1971 елда Монголия башкаласы Улан-Батор шәһәрендә туа. Ул Монголия сынлы сәнгать институтын тәмамлаган, Монголия рәссамнары ассоциациясе әгъзасы булып тора. Аның шәхси күргәзмәләре Венгрия, Германия, Ирландия, Испания, Казахстан, АКШ, Төркия, Франциядә узды инде. Моннан тыш, Ойлан Жанатхан - Пекин биенналесы лауреаты, Көньяк Кореяда Кванджуның хәзерге заман сәнгате биенналесы һәм башка халыкара күргәзмәләре катнашучысы. Россиядә рәссамның эшләрен беренче тапкыр 2019 елда күрделәр. Аның шәхси күргәзмәләре Улан-Уде, Иркутск, Санкт-Петербургта узды. Казаннан соң күргәзмә Кырымга юл тотачак, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.

Барлык яңалыклар