Машина шәһәрнең барлык районнарында булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). 13 майда икенчел чимал һәм кием кабул итү мобиль пункты “ЭкоЛогично | Казань” проекты кысаларында өченче тапкыр Казан урамнарына чыга. Мобиль пункт юлга 10.15 сәгатьтә чыга һәм шәһәрнең барлык районнарында да була. Шәһәрлеләр эшкәртергә яраклы чүп, кием, таушалган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшыра ала. Җаваплы, проектка ярдәм күрсәтүче шәһәрлеләр өчен бүләкләр әзерләнгән – экологик букча. Эшкәртү өчен чүп тапшыру кагыйдәләре буенча аерылган иң күп чүп тапшырган шәһәрлене һәр ноктада сайлаячаклар.
Эшкәртү өчен әйберләрне тапшыру өчен аларны аерырга кирәк. Гадәттәгечә, төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы шешәләр кабул ителәчәк. Полиэтилен пакетлар һәм “2”, “4”, “5”, “7” маркировкалы башка йомшак төргәкләрне дә тапшырып булачак. “5” маркировкалы контейнерлар һәм стаканнар кабул ителәчәк – алар барысы да юылган булырга тиеш, бәяләрен, этикеткаларын алырга кирәк. Сынау өчен фольгалы йомшак пластик аерым партия булып җыелачак.
Макулатура да җыелачак, чималның барлык төрләре дә аерым: офис кәгазе, картон, газета һәм журналлар, йомырка савыт-сабасы. Чеклар, транспорт билетлары, майлы кәгазь, кәгазь стаканнар һәм тәлинкәләр кабул ителмәячәк.
Болардан кала, алюминий (банка һәм фольга), чүпрәк-чапрак (таушалган кием, тукыма калдыклары, эчке кием, носки һ.б.) да җыелачак. Күн һәм ясалма күннән эшләнмәләр (калын каешлардан кала), аяк киемнәре һәм өске киемнәрне тапшырып булмаячак.
“Могҗизалы капкачлар” (“Волшебные крышечки”) проекты кысаларында казанлылар теш щеткалары, пластик карталары, вак техника (чәйнектән зур түгел), ноутбуклар аккумуляторларын, плед һәм юрганнарны тапшыра алалар.
Шулай ук яхшы әйберләр кабул ителә: ир-атлар, хатын-кызлар, балалар киемнәре, аяк киемнәре, китаплар һ.б. Киемнәр чиста һәм чүпрәк-чапрактан аерым тапшырылырга тиеш.
Теләүчеләр өчен икенчел чималны тапшыруга әзерләү буенча махсус инструкция бар.
10.00 сәгатьтән автомобиль түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.15 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр мобиль пункт Киров районының Петров паркында.
11.15 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында яшәүчеләр әйберләрне Урицкий паркында.
12.15 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында Ленин ис. мәдәният сарае янында “Крылья Советов” паркында.
13.15 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының “Марьино күле” экопаркында.
14.15 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Дзержинский урамы буенда Черек күл паркы территориясендә.
15.15 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында Казан Ипподромы янында.
17.10 сәгатьтән 18.00 Идел буе районында Дан скверында.
Искәртергә кирәк, “мобиль пункт” – Казан шәһәрендә экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль проект.