В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда Россиянең 21 төбәгеннән 150 дән артык өлкән сыйныф укучысы катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
3-4 нче февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада һәм «Сәнгать сүзе»нең икенче туры узачак, соңгысы Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» өчен Ленин премиясе бирелүнең 65 еллыгына багышлана.
Олимпиадада катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннарын карау, әйдәп баручы татар театрлары спектакльләрен тамаша кылу, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән очрашу кебек мәдәни-экскурсия программасы әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
4 нче февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданың ябылу тантанасы була.