Рингка 32 спортчы – район һәм төбәк ярышлары җиңүчеләре – чыгачак
Татарстан башкаласы Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча III Төбәкара турнирны кабул итәчәк. Ярышлар иртәгә, 15 мартта, Су спорт төрләре сараенда узачак.
Рингка район һәм төбәк турнирларында җиңгән 32 спортчы чыгачак. Ярышларны Татарстан чемпионы Дмитрий Гомәров һәм Дөнья кубогы финалисты Әмин Абдуллинның күрсәтмә көрәше ачып җибәрә. Турнир Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы белән «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
«Без бу ярышларны яшь булуына карамастан, иптәшләре белән үзен чын ир-ат һәм Ватаныбызның патриоты итеп күрсәткән якташыбызга хөрмәт йөзеннән ниятләгән идек. Бүген турнир матур язгы традициягә әверелде», – дип билгеләп үтте халык сайланучысы.
Дамир Гыйлемханов, Т-72Б1 танкы юнәлтүчесе, ике ел элек хәрби бурычны үтәгәндә башка экипаж әгъзалары – командир, өлкән лейтенант Дамир Исламов һәм механик-йөртүче Иван Цевун белән бергә һәлак булган. 2022 елның 7 мартында безнең танкчылар ЛХРндагы Золотое шәһәре янындагы ныгытманы штурмлауда катнаштылар һәм дошманга җитди зыян салдылар, дошманның озак вакытлы ут ноктасын һәм унга кадәр солдатын юк иттеләр.
Сугыш вакытында Россия танкына ут төртелә, ләкин экипаж утны сүндерә һәм бурычны үтәвен дәвам итә. Көчләр тигезсез булып чыга: безнең бер танкка каршы дошманның биш танкы. Аларның дүртесе юк ителә. Ә бишенчесе безнең танкны бәреп төшерә ала, бөтен экипаж һәлак була. Һәр сугышчыга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.