В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). 7-нче февральдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Шкодники» балалар юмористик киножурналы күрсәтеләчәк. Казан тамашачылары проектның яңа серияләрен күрәчәк. Күрсәтүгә барлык теләүчеләр дә килә алачак.
Тамашачыларга киножурналның XV юбилей сезонының 28 яңа сюжеты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук чара программасында музыкаль номерлар һәм призлар уйнату да бар, алар арасында – шәһәр музейларына һәм театрларына чакыру билетлары, аэроторбада очу өчен сертификат, татлы бүләкләр һәм башкалар. Чара проектта катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында.
Киножурналны карарга килергә теләүчеләргә сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Шкодники» – Junior Life киносәнгать мәктәбе проекты, Каннада һәвәскәр һәм яшьләр киносы V һәм VI Халыкара фестиваленең катнашучысы һәм призеры, күпсанлы республика конкурслары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивальләре лауреаты.