В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль Россиянең 60 шәһәрендә оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Казанда, илнең башка шәһәрләрендәге кебек үк, катнашучылар төп дистанцияне – 4,2 километрны үтә алачак. Бушлай теркәлү март аенда ачылачак һәм майның соңгы көннәрендә тәмамланачак. Менталь тайпылышлары булган һәм ятим балаларга «СберВместе» хәйрия платформасында иганә ясап ярдәм итәргә мөмкин булачак.
Җыелган акчалар балаларны мәктәпкә әзерләү буенча махсус дәресләр оештыруга юнәлдереләчәк. Әйтик, узган ел «Яшел марафон» йөгереше кысаларында 12,5 миллион сум акча җыелган, алар 9,5 мең дәрескә тотылган.
Быел хәйрия фестивале 1 нче июньдә узачак.