Бу вакыт эчендә барлыгы 139 шундый очрак теркәлгән
Татарстан башкаласында контейнер мәйданчыкларында машиналар куюның 139 очрагы теркәлгән, алар буенча беркетмәләр төзелгән. 35 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
«ТКХП» идарәче компаниясендә билгеләп үтүләренчә, контейнер мәйданчыклары янында калдырылган автомобильләр чүп-чарны чыгаруга комачаулый, бу – эш графигының өзелүенә китерә. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарталар, аларга 2000 сум күләмендә штраф билгелиләр.
Көздән мондый хокук бозуларны ясалма интеллект ярдәмендә теркиләр. Яңа ысул ярдәмендә 23 карар чыгаруга ирешелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында ЯИ ярдәмендә автомобильләрнең яшел зоналарда парковкасын да теркиләр. Ел башыннан хокук бозучыларга 20 млн сумга якын штраф салынды, шуларның 9 млн сумы түләтелде.