Компенсацион яшелләндерү кысаларында төзелеш компанияләре тарафыннан 3,4 тапкыр күбрәк агач һәм 9 тапкыр күбрәк куак утыртылган.
2020 елда Казанда төзелешләрдә ачыкланган хокук бозулар саны 30%-ка, 147-гә кимеде. Ел дәвамында 220 төзелеш мәйданчыгын контрольдә тоту гамәлгә ашырылды. Шәһәрдә җир эшләре уздырганда да да хокук бозулар саны кыскартылган. Узган ел 2019 ел белән чагыштырганда, актарып ташлау белән бәйле эшләрне башкаруга 9%-ка күбрәк ордер бирелгән, ә хокук бозулар саны 23%-ка кимегән.
Компенсацион яшелләндерү кысаларында төзүчеләр тарафыннан агачлар 3,4 тапкырга күбрәк утыртылган, куаклыклар былтыргыга караганда 9 тапкырга күбрәк, газон өслек 40 процентка күбрәк торгызылган. Узган ел компенсацион утырту турындагы күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен 28 беркетмә төзелгән.
Автомат режимда теркәлгән яшелләндерелгән территориядә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында парковка буенча хокук бозулар саны 17%-ка кимегән. 23571 административ материал төзелгән, 33,2 млн сумлык штраф салынган, 15,6 млн сум түләтелгән.
Узган ел дәвамында административ-техник инспекция идарәсе инспекторлары 3302 административ материал төзеде. Бер елда 41,2 млн сумлык штраф салынды, бюджетка 9,4 млн сум акча алынды. Мэриянең 2020 ел ахырына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлеккә карата штрафларга моратория кертү турындагы карары белән бәйле рәвештә, әгәр хокук бозулар халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаса, идарә эше башлыча кисәтү характерында иде.