Яшен вакытында җил көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Бүген төнлә һәм иртәгә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +13-15 градус булачак, көндез 11 июльдә – +23-25 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе сайтында.