В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җил көнчыгыштан, талгын, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә яңгыр, яшен һәм боз яву ихтималы саклана. Якындагы тәүлектә һава торышы аязучан болытлы булачак. Төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен була. Җил көнчыгыштан, талгын, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә Казанда температура +16-18 градус тәшкил итәчәк, тулаем республика буенча +14-19. 15 майда көндез термометр баганалары 27-29 градуска кадәр күтәреләчәк, Татарстанда - 25-30 градуска кадәр җылы.
16-нчы майдан башлап Татарстанда бераз салкынайта. Төнге температура – 12-17 градус җылы, көндезге температура +21-26 градус җылы булачак. Пәнҗешәмбе көнне шулай ук яңгыр, урыны белән яңгыр, боз, күпчелек районнарда яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән, талгын, урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр, яшен вакытында секундына 20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.
Җомга көнне, 17-нче майда, тагы да салкынрак булачак. Төнлә һава +6-11 градуска кадәр җылыначак, көндез температура 11-16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә яңгыр, яшен, урыны белән яңгыр һәм боз көтелә. Көндез 17-нче майда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән секундына 18 метрга кадәр, төнлә һәм иртән яшен вакытында секундына 20 метрга кадәр көчәячәк, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.