8-нче октябрьдә көндез Татарстан башкаласында +14-тән +16 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 8-нче октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Төнлә температура 6-8 градус җылы, көндез +14...+16 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил. Төнлә һава температурасы +4-тән +9 градус аралыгында тирбәлә, көнчыгыш районнарда – 0-дән +5 градуска кадәр. Көндез һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.