30-нчы сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, көндез көньяк-көнчыгыштан шулай ук талгын җил булуы көтелә. Чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы +5-7 градус тәшкил итәчәк, шәһәрнең түбән районнарында – +3-5 градус. Көндез термометр баганалары 18-20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Гомумән алганда, Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булуы көтелә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3-8 градус тәшкил итәчәк, урыны белән минус 1 градуска кадәр салкыннар булыр дип фаразлана. Көндез 16-21 градус җылы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.