Һава температурасы 10-нчы октябрьдә көндез +6-8 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 10-нчы октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0-2 градус, көндез 6-8 градус җылы булачак.
Республиканың башка районнарында бераз яңгыр көтелә, урыны белән юеш кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 3-тән +2 градуска кадәр, көндез +4-тән +9 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.