Якын көннәрдә Татарстан башкаласында явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 21-нче февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез 0-дән +2 градус ка кадәр тирбәләчәк.
Тулаем республикада да явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0-дән минус 5 градуска кадәр салкын, көндез 0-дән 3 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.