В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тулаем алганда, Татарстан буенча аязганда минус 36 градуска кадәр җитәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 18-нче февральдә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыш уртача җил көтелә. Төнлә 25-27 градус салкын, аязганда минус 31 градуска кадәр җитәчәк, пәнҗешәмбе көндез – минус 17-19 градус. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, Татарстан буенча да явым-төшемсез булмаячак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче талгын җил. Төнлә 24-29 градус салкын, аязганда 31-36 градус салкын, көндез 16-21 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.