Төнлә һәм иртән республикада һава температурасы 20 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Тулаем республика буенча да урыны белән томан булуы көтелә. Төнлә 15-20 градус, аязганда 24 градуска кадәр, көндез 10-15 градус салкын булачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта, күз күреме начар булган шартларда, яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.