Төнлә температура +2-4 градус булачак, көндез - +5-7 градус.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). 22-нче апрель көнне Казанда болытлы һава торышы булыр дип көтелә. Бүген төнлә һәм чәршәмбе көндез яңгыр һәм юеш кар көтелә. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көндез төньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә температура +2-4 градус булачак, көндез - +5-7 градус.
Республикада шулай ук аязучан болытлы һава, яңгыр һәм юеш кар көтелә, кичен Татарстанның көнчыгыш районнарында көчле явым-төшемнәр фаразлана. Җил - көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, төнлә секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк; көндез секундына 8-13 метрга кадәр, урыны белән секундына 16-21 метрга кадәр.
Төнлә +1...+6 градус, көндез +4...+9 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.