Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2023, 11:21

Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында 290 мең кубометр чүп-чар җыелган

Акция нәтиҗәләре буенча ТР башкаласы «Экояз» конкурсында җиңде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Татарстанда 1 нче апрельдә башланган санитар чистарту буенча язгы икеайлык тәмамлана. Бу вакыт эчендә республика башкаласында 290 мең кубометр чүп-чар җыелган, 85 рөхсәтсез чүплек һәм чүп өеме юкка чыгарылган. Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә икеайлыкка йомгак ясалды.

Акция нәтиҗәләре буенча Казан «Экология» федераль проекты буенча «Экояз» конкурсының республика этабында җиңде. Татарстан башкаласы иң яхшы экологик практика өчен беренче урынны алды, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шәһәрне чистартуда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Икеайлык нәтиҗәләрен гади күз белән күрәбез, аларны шәһәр халкы да билгеләп үтә. Халыкка актив катнашулары өчен аерым рәхмәт сүзләре», - диде шәһәр башлыгы.

Ике ай эчендә Казанда 22 млн кв.м артык мәйданлы урамнарны, 11 млн кв.м мәйдандагы юл буендагы газоннарны, 5,8 меңнән артык ишегалды территориясен чистарттылар. Җыештырылган парклар, бакчалар һәм скверлар мәйданы 500 гектардан артык тәшкил итте, дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов. Шулай ук 110 км озынлыктагы куркынычсызлык коймалары чистартылган, 38 меңнән артык юл билгесе һәм 800 дән артык тукталыш тәртипкә китерелгән.

«85 рөхсәтсез чүплек юкка чыгарылган, алар кыш дәвамында урман полосаларында, шәхси сектор чокырларында, иске йортлар территориясендә барлыкка килгән. Аларны территорияләрне Экология министрлыгы, район администрацияләре белгечләре тикшергәндә, шулай ук халык мөрәҗәгатьләре буенча ачыкладылар», – дип хәбәр итте Сәлахетдинов.

Мәсәлән, чүплекләрне Миль, Гаврилов, Восстание һәм башка урамнарда, шулай ук Царицино, Белянкино, Колсәет, Кадыш торак массивларында юк иткәннәр. Күбрәк чүплекләргә каты көнкүреш калдыклары, зур габаритлы төзелеш чүп-чарлары һәм тимер-бетон әйберләр ташлаганнар.

«Җыештырырга өлгермәгән урыннарны тәртипкә китереп бетереп, сезон дәвамында контрольдә тотуны сорыйм», - дип йөкләде Мэр.

Язгы икеайлык – бу шулай ук традицион өмә вакыты. Апрель аенда шәһәр халкы 100 территорияне чүп-чардан чистарткан, 10 мең кубометр калдык чыгарылган. Халык арасында популяр булган территорияләрне җыештыруга басым ясалган.

«Чиста, тәртипле, төзекләндерелгән шәһәрдә яшәү үзебез өчен рәхәт. Бу эш һәрвакыт мөһим, бигрәк тә көн саен җыештыру үткәрелмәгән урыннарда – бу урман массивлары, яр буе зоналары, - дип билгеләп үтте Метшин. Җылылар башлангач, Казан халкы һәм кунаклары ял итү зоналарына барачак, барысына да чүп-чар калдырмаска дигән зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең халыкның җаваплылыгы һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәте елдан-ел арта бара, бигрәк тә яшьләр бу эшне актив алып бара, олыларга алардан үрнәк алырга кирәк».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.05.2023
Видеорепортаж
29.05.2023 13:23
Казанда 85 санкцияләнмәгән чүплек һәм чүп өеме юкка чыгарылган
Барлык яңалыклар