Шәхси саклану чараларыннан башка 400-дән артык пассажир ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казан җәмәгать транспортында 25-нче гыйнварда битлексез 400-дән артык пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә – барлыгы 18 контроль ноктада узды.
Рейдлар барышында күчмә составның 716 берәмлеген тикшерделәр һәм шәхси саклану чараларыннан башка 412 пассажирны ачыкладылар. Кисәтүдән соң пассажирлар битлекләрен киделәр. Чагыштыру өчен, бер ай элек, 25-нче декабрьдә, җәмәгать транспортында тәртип бозучы 521 пассажир ачыкланган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды. Профилактик рейдлар дәвам итә.