Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2019, 16:20

Казанда психосоциаль тернәкләндерү буенча бөтен дөньядан белгечләр җыелачак

Экспертлар психик авырулар белән эшләү модельләре хакында фикер алышачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 9 октябрьдә Казанда "Казан ярминкәсендә" психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен V тернәкләндерү программалары фестивале узачак. Ул психосоциаль тернәкләндерү өлкәсендә иң яхшы белгечләрне җыячак.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Аутсайдервиль» менталь үзенчәлекләре булган кешеләргә ярдәм күрсәтү АКБО җитәкчесе Ольга Фоминых сөйләгәнчә, фестиваль Бөтендөнья психик сәламәтлек көнен бәйрәм итүгә багышланган. Фестиваль кысаларында Халыкара тернәкләндерү программалары форумы, һөнәрчелек, «Махсус осталар дөньясы» рәсем сәнгате һәм инклюзив иҗаты ярминкәсе, рәссам-аутсайдерлар картиналары күргәзмәсе һәм реабилитация өлкәсендә волонтерлык программалары конкурсы узачак.

Форум психосоциаль реабилитацияләр белән шөгыльләнүче белгечләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы булачак. Чарада катнашу шартлары белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин. Катнашу өчен гаризалар 1-нче мартка кадәр электрон почта аша кабул ителә: poluboyarinov@mental-health-russia.ru. Гариза формасын монда алырга була.

"Идел буе федераль округы безгә реабилитация программаларын өйрәнү өчен иң кызыклы булып тоела. Татарстан Идел буе федераль округында иң алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, безгә фестивальне уздыру өчен кызыклы булды. Ел саен фестиваль төрле мәйданчыкларда уза. Ул Мәскәүдә, Ярославльдә һәм Россиянең төньяк-көнбатышында булды инде», – диде О. Фоминых.

Шулай ук фестиваль кысаларында «Арт-экспедиция» тикшеренү проекты гамәлгә ашырылачак – февральдән май аена кадәр психик расстройстваларны өйрәнү өлкәсендәге экспертлар делегациясе арт-терапия тәҗрибәсен һәм психик үзенчәлекләре булган кешеләрнең иҗади ресурсларын тикшерү өчен Идел буе федераль округының 14 регионында булачак. Тикшеренү нәтиҗәләре форумда тәкъдим ителәчәк. "Идел буе федераль округында һәм Россиядә ресурс арт-терапия үзәкләре булдыру эшнең нәтиҗәсе булачак. Без бердәм база төзергә планлаштырабыз, анда белгечләр ярдәм алачак, ә оешма карамагындагылар – кирәкле ресурслар»,- дип аңлатты О. Фомичева.

Барлык яңалыклар