Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2023, 16:16

Казанда 2 нче июньнән 4 нче июньгә кадәр «Горький+» сәнгать фестивале узачак

Вакыйганың арт-директоры булып Россиянең халык артисты Евгений Миронов тора

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май). Казанда 2 нче июньнән 4 нче июньгә кадәр «Горький+» сәнгать фестивале узачак. Быел Россиядә язучы Максим Горькийның 155 еллыгы зурлап билгеләп үтелә. Вакыйгалар шулай ук Мәскәүдә һәм Түбән Новгородта узачак. Россиянең халык артисты Евгений Миронов фестивальнең арт-директоры итеп билгеләнгән. Татарстан халкын концертлар, спектакльләр һәм перформанслар көтә.

«Горький – Казан тарихы өчен әһәмиятле шәхес. Татарстанда язучы исеме белән бәйле урыннар күп. Без максималь урыннарны алырга тырыштык. Безнең үз үзенчәлегебез бар һәм ул, беренче чиратта, Алексей Максимовичның безнең җирдә алган тәҗрибәсе белән бәйле. Мәсәлән, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее мәйданчыгында урнашачак кызыклы «Горький булкасы» проекты», – дип җиткерде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТАССта узган матбугат конференциясендә.

Казанда фестиваль 2 нче июньдә 19:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ачыла. Моссовет исемендәге дәүләт академия театры «Васса» драмасының яңа версиясен тәкъдим итәчәк.

Сергей Виноградов куелышында Васса Железнова гомер буе гаилә иминлеге өчен эшләгән эшче булып уйнаячак. Әмма нәкъ менә яхшы ниятләр тәмугка илтә, һәм бу аның тормышын ахырда үзгәртә. Әмма спектакль караңгы килеп чыкмаган. Сәхнәдә романслар, җырлар һәм бию көйләре яңгыраячак, алар Храпов-Железновлар гаиләсе тарихын заманча тамашачыга җиңелрәк һәм аңлаешлырак итәчәк.

Спектакльдә Нэлли Пшенная, Евгений Данчевский, Владимир Прокошин, Ирина Климова, Александр Бобровский, Влад Боковин, Лилия Волкова, Анна Гарнова, Виктор Гордеев, Марина Кондратьева, Татьяна Родионова катнаша.

Казан яшь тамашачы театры «Горький +» фестивалендә «Җиңел кеше» һәм «Минем университетларым»ны күрсәтәчәк.

Шулай ук 2 нче һәм 3 нче июньдә Яшь тамашачы театрының эчке ишегалдында Илнур Гарифуллин куелышында «Элекке кешеләр» спектакле куелачак. Моннан тыш, фестиваль кысаларында режиссерлык лабораториясе узачак, аның кураторы булып театр белгече Олег Лоевский чыгыш ясаячак. Анда Казан Яшь тамашачы театры артистлары катнашында – Тимур Кулов куелышында «Минем университетларым» һәм Радион Букаев куелышында «Җиңел кеше» эскизларын ясаячаклар. Аларны театр бинасында, шулай ук Щапов, Гоголь һәм Горький урамнарында күрсәтәчәкләр. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашаларга керү теркәлү буенча ирекле, ул вакыйга узачак көннәр җиткәндә ачылачак.

Казанда «Горький +» фестивале беренче тапкыр узачак. Узган ел Мәскәүдә «Горький паркында Горький» сәнгать фестивале оештырылган. Яңа сезонда оештыручылар географияне киңәйтергә һәм фестивальне Россиянең берничә шәһәрендә, шул исәптән Татарстан башкаласында уздырырга булганнар, биредә язучы дүрт ел яшәгән.

Барлык яңалыклар