Картина сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗат аша социаль реабилитацияләү турында сөйли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). «Куллардан тотынышыйк, дуслар!» дигән документаль фильм төшерделәр. «Сәхнәдә» картинасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны иҗат аша социаль реабилитацияләү турында сөйли.
Тамашачылар Казанда инде 15 ел уздырыла торган фестивальнең тарихы, шулай ук аның «сәхнә арты тормышы» турында беләчәк. Фильмда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның авыр юлы – аларның әзерләнүе, педагоглар белән эшләве, куркулары һәм реабилитациясе күрсәтелә.
«Сәхнәдә» тасмасын сылтама буенча карарга мөмкин. Картина Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның грант ярдәме белән төшерелде, дип хәбәр итте Казанның Совет районы администрациясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Куллардан тотынышыйк, дуслар!» сәнгати иҗат фестивале Казанда 2008 елдан бирле үткәрелә. Сайлап алу турларында 600 дән артык кеше катнаша, ә аларның иң яхшылары гала-концертта чыгыш ясый. Төрле елларда гала-концертта танылган җырчылар – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, «Голос» тамашасы финалисты Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар кунак булды.