Су коену сезонында алты кеше, шул исәптән бер бала батып үлгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Кешеләр үлеменең төп сәбәпләре: исерек хәлдә ял итү, караңгыда су коену һәм ата-аналарның балаларны карамавы. Казанда бәхетсезлек очракларын профилактикалау өчен пляж рейдлары үткәрелә. Мәсәлән, белгечләр 920 белешмә кәгазе тараттылар һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату буенча 22 чара үткәрделәр, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында барлыгы биш пляж һәм су янында өч ял урыны оештырылган. 1 нче июньнән биредә кирәкле милек һәм инвентарь белән комплектланган Сулыкларда коткару берләшмәсе постлары эшли. Коткаручылар объектларда көн саен 9:00 дән 20:00 гә кадәр кизү торалар.