В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна эчендә Татарстан башкаласында вирус инфекцияләре белән авыруның 2046 очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казанда көчле респиратор-вируслы инфекцияләр белән авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 10,5%-ка түбән төште. 22-нче июльдән 28-нче июльгә кадәр шәһәрдә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 2046 очрагы теркәлгән.
Татарстан башкаласында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының күрсәткече 10 мең кешегә 24,6 тәшкил итте.
Татарстан буенча бер атна эчендә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 6316 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 16,9 тәшкил иткән. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 5,2%-ка түбәнрәк, дип хәбәр итә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.