Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2026, 08:55

Бүген Казанда 3, 5 һәм 5а номерлы трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла

Әлеге күренеш суүткәргеч челтәрләрдә авария эшләре үткәрелү белән бәйле

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казанда кайбер трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге күренеш суүткәргеч челтәрләрдә торба тишелеп су агу очрагын җайга салу эшләре белән бәйле.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, 5 февраль көнне 21:00 сәгатьтән 6 февральдә 6:00 сәгатькә кадәр 3, 5 һәм 5а номерлы трамвайлар хәрәкәте туктатыла.

Шәһәр халкыннан, юл вәзгыятен исәпкә алып, сәфәрләрне алдан планлаштыруларын сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрым озынлыктагы трамвай юлларына, трамвайлар һәм троллейбусларга кагылышлы электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче 313 чакрым электр челтәренә хезмәт күрсәтә.

Хәзер шәһәрдә хәрәкәт итә торган барлык составны электр белән туендыручы 30 кече станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура нык тузган булып санала: электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итүче 131 чакрым электр челтәре, 35 чакрым озынлыктагы кабель линиясе капиталь төзекләндерелергә тиеш. Шулай ук кече дүрт тарту станциясен төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр.

Җир өсте электр транспорты юлларын, кече станцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңарту эшенә 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Барлык яңалыклар