Йорт төзүчесенә файдалануга тапшыруга рөхсәтне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тапшырды.
Фото: Марат Мөгыйнов
170 фатирлы 18 катлы йорт 2016 елның сентябрендә «Пик+» компаниясе тарафыннан төзелә башлады, аны 2017 елда тапшырырга планлаштырылды. Әмма объектның әзерлеге югары булуга карамастан, төзелеш вакытында тәмамланмаган. 2019 ел ахырында озак төзүне проблемалы объектларның бердәм реестрына керттеләр, ә 2021 елның 8 нче апрелендә төзүче банкрот дип танылды. Узган елның октябрендә ДОМ.РФ фондының Күзәтү советы тарафыннан йорт төзелешен тәмамлау өчен объектны финанслау турында карар кабул ителде.
ТР Алданган өлешчеләр фонды яңа төзүче булды, ә «Свей» алданган өлешчеләрнең йортларын төзеп бетергән «Бриз» компаниясе төркеме подрядчы булды. Төзелеш-монтаж эшләре бу җәйдә тәмамланды, шуннан соң ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә туры килү турында уңай нәтиҗә алынды.
Йортның гомуми торак мәйданы якынча 7,4 мең кв. метр тәшкил итә. Йортның беренче катында өч-җиде яшьлек балалар өчен кыска вакытлы 29 урынлы муниципаль балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Моннан тыш, халык өчен 127 машина кую урыны оештырылган: 84 – җир асты паркингы, калганнары – йорт яны территориясендә. Ишегалдында спорт һәм уен мәйданчыклары, каты коммуналь калдыкларны аерып җыю өчен контейнер мәйданчыгы куелды, газон җәелде.
«Объектның әзерлеге югары булуга карамастан, подрядчы югары дәрәҗәдәге һәм сыйфатлы эшләр башкарды. Биредә яшәүчеләр машина кую урыннары белән тәэмин ителгән, фатирларда чистарту эшләре башкарылган, йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Моның белән премиум-класслы торак-коммуналь комплекс мактана ала», – дип билгеләде Азат Нигъмәтҗанов, тапшырылган объектны карап.
Шуннан соң Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ТР Алданган өлешчеләргә ярдәм итү фонды башкарма директоры Иван Новиковка йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт тапшырды һәм булачак өй хуҗалары белән аралашты. Үз чиратында «Бриз» компаниясе төркеменең генераль директоры Андрей Беляков төзүчегә йортның символик ачкычын тапшырды. Иван Новиков аңлатып узганча, фатирларны милекчеләргә 20 нче сентябрь тирәләрендә тапшыра башлаячаклар.
Казан беренче тапкыр 2008 елда алданган өлешчеләр проблемасы белән очрашты. Ул вакытта Татарстан башкаласында 74 проблемалы объект бар иде. 2014 елга республика һәм шәһәр җитәкчелеге эше нәтиҗәсендә мәьсәлә хәл ителде. Әмма киләсе елга шәһәрдә янә төзелеп бетмәгән 30 йорт пәйда булды һәм алданган өлешчеләрнең икенче дулкыны барлыкка килде. «Йортта яшәүчеләр 2017 елда фатир ачкычларын алырга тиеш иде. Иң мөһиме – биш елдан соң гаделлек тантана итте һәм тиздән йортка урнаша башлаячаклар, – дип ассызыклады А.Нигъмәтҗанов. – Шәһәрдә башка алданган өлешчеләр булмас дип өметләнәм».
Искәртеп узабыз, узган ел Казанда 6304 алданган өлешче үз фатирларыннан ачкычлар алды.